Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 гыйнвар , 08:51

Интернет аша эш табарга мөмкин

Башкортстанда халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендәге барлык хезмәтләрне дә электрон рәвештә алып була. 

Интернет аша эш табарга мөмкин
Интернет аша эш табарга мөмкин

Башкортстанда халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендәге барлык хезмәтләрне дә электрон рәвештә алып була. Моның өчен "Госуслуги" кушымтасында «Работа России» дигән порталны табарга кирәк.

- Элегрәк бу ресурста эш эзләүдә һәм персонал туплауда ярдәм итү, вакансияләр урнаштыру, эшкуарлык хезмәтенә вакансияләр турында мәгълүматлар җибәрү кебек хезмәтләр алырга мөмкин иде. Быелдан барлык эшкуарлык үзәкләре хезмәтләрен дә электрон рәвештә алырга мөмкин. Һөнәр сайлау яки үз эшеңне ачу буенча профессиональ тестлар, киңәш алу һәм башкалар бар анда, - дип билгеләп үтте гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.

Моннан тыш, «Работа России» порталында «Демография» милли проектының «Эшкуарлыкка ярдәм итү» федераль проекты кысаларында укуга гариза бирергә мөмкин. Узган ел бу мөмкинлектән 6,5 меңнән артык кеше файдаланган, аларның 86 проценты эшкә урнашкан. «Демография» милли проекты ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.

Илкүләм проект, аерым алганда, гражданнарга эш эзләүдә һәм эшкә урнаштыруда максималь ярдәм күрсәтүне күз уңында тота.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в