Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 гыйнвар , 08:22

Дуванга компьютер томографы кайтты

Дуванга компьютер томографы кайтты
Дуванга компьютер томографы кайтты

Башкортстанга йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәшкә 2023 ел ахырына кадәр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты ярдәмендә 653 млн сумлык медицина җиһазлары кайтарачаклар. Бу хакта БР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. Әлеге зур проектны гамәлгә ашыру кысаларында республиканың күп кенә хастаханәләре заманча, кыйммәтле җиһазлар белән баетылган. Алар арасында Дуван районы хастаханәсе дә бар.

«2022 елның декабрендә биредә сөяк, сулыш, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын диагностикалау өчен заманча компьютер томографы урнаштырылды, аның бәясе 55 млн сум тәшкил итте. Бу вакыт эчендә белгечләр анда 250 тикшеренүләр үткәрделәр», - диделәр БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, «Сәламәтлек саклау» милли проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в