

NOVALAND бистәсе Көнчыгыш Затонның көньягында урнашкан. Әлеге вакытта анда актив төзелеш бара. Йортлар белән бергә социаль һәм юл инфраструктурасы да төзеләчәк, дип хәбәр итә Уфа шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте. Үткән елда 1225 урынлык мәктәп төзелеше башланган, аны 2023 елның өченче кварталында файдалануга тапшыру күзаллана. Моннан тыш, төзелеп яткан бистәнең 21 нче һәм 23 нче кварталларында “Торак һәм шәһәр мөхите” милли проекты буенча яңа урамнар булдырыла. Милли проект РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән иде.
2024 ел азагына кадәр подряд оешмасы бу бистәдә гомум озынлыгы 4,12 чакрым тәшкил иткән җиде урам төзергә уйлый.
Чыганак: Уфа шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте.