Милли проектлар
18 гыйнвар 2023, 05:18

Өлкән буынга игътибар

Туймазыда 65 яшьтән өлкәннәр хастаханәгә кадәр һәм аннан яңадан өйләренә бушлай барып кайта ала.

Өлкән буынга игътибарӨлкән буынга игътибар
Өлкән буынга игътибар

 

Моның өчен яшәгән урын буенча медицина учреждениесенә гариза язарга кирәк.

Туймазы үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илдар Гәрәев әйтүенчә, 65 яшьтән өлкән булганнарны Югары Троицк психоневрология интернаты “Газеле” йөртә. Аңа 8 пассажир сыя һәм кресло-коляска да куеп була.

Һәр авыл биләмәсе өчен график төзелгән, машина юлга чыгар алдыннан биш көн алдан исемлекләр төзелә. Кешеләргә алдан хәбәр бирәләр.

Бу чаралар РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Демография” милли проектының “Өлкән буын” милли проектына ярашлы башкарыла.

Чыганак: Администрация муниципального района Туймазинский район Республики Башкортостан

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас