Милли проектлар
18 гыйнвар 2023, 04:58

Безнекен яраталар...

Кемнәр ашый безнең карабодайны?    

Безнекен  яраталар...Безнекен  яраталар...
Безнекен яраталар...

Кемнәр ашый безнең карабодайны?

 

 Башкортстаннан чит илләргә быел беренче партия карабодай ярмасы озатылды.

 

Аны Бельгия сатып ала, дип хәбәр итә Россельхознадзорның төбәк бүлекчәсе.

Ярма экспортка чыкканчы җентекле тикшерү үтә. Ведомство айның беренче яртысында 40 тоннадан артык Евросоюзга озатыласы ярмага тикшерүләр уздырган.

Башкортстан авыл хуҗалыгы уңганнары җитештергән продукция Европа илләренә даими озатылып тора.

 Узган елда бездән Евросоюзга һәм Төркиягә 47 партия карабодай ярмасы озатылган. Ул  879,8 тонна тәшкил итә. Аның  443,4 тоннасы – Бельгиягә, Төркиягә 377 тоннасы киткән.

Башкортстан «ВНИИЗЖ» ФГБУ тикшерү үзәгендә белгечләр энтомологик, гербологик һәм микологик экспертизалар уздырган. Карантинга куелган азык-төлектә зарарлы организмнар табылмагана. Ярма Европа берлеге һәм сатып алучы илләр таләпләренә җавап бирә, дип белдерделәр Башкортстан буенча Россельхознадзор идарәлегендә. Мондый сәүдә бәйләнеше “Халыкара коооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла.

 

Безнекен  яраталар...
Безнекен яраталар...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас