Милли проектлар
17 гыйнвар 2023, 08:47

Укытучыга һәйкәл ачалар

Әллә кайда түгел, үзебездә!

Укытучыга  һәйкәл  ачаларУкытучыга  һәйкәл  ачалар
Укытучыга һәйкәл ачалар

Әллә кайда түгел, үзебездә!

 

Уфада беренче укытучыга һәйкәл ачарга җыеналар. Шул ук вакытта  Башкортстан мәгарифенең яңартылган музее да ачылачак. Бу хакта төбәкнең мәгариф һәм фән министрлыгында белдерделәр.

Русиядә 2023 ел Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Шуңа ярашлы указ ил башлыгы Владимир Путин тарафыннан 2022 елның июнь аенда имзаланды.

Укытучылар һәм остазлар елының максаты – мәгариф хезмәткәрләренең абруен күтәрү. “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында  узучы бу чаралар педагог һөнәрен үстерүгә юнәлтелгән.

Республика планына 53 чара кертелгән.

План һөнәри осталык, бөтенрусия конкурсларының төбәк өлешләре, төбәкара конкурслар, «Русиянең киләчәк буын укытучылары» бөтенрусия студентлар конкурслары да шул исәптә.

Аннан тыш, Башкортстанда  фәнни-гамәли конференцияләр, тематик форумнар һәм фестивальләр үтәчәк.

 2021-2022 уку елында бездә 116 мең мәгариф хезмәткәре эшләгән. Бу бөтен эшле кешенең 11 проценты.

Аның 33,1 меңе – мәктәп укытучылары, 4,5 меңе – урта махсус белем бирү уку йортлары, 4,7 меңе – югары уку йорты укытучылары.

Республиканың 92 процент мөгаллимнәре югары белемле.

 

Укытучыга  һәйкәл  ачалар
Укытучыга һәйкәл ачалар
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас