

Салкын кышта кайнар ярышлар кайда үтте?
Узган ялларда Дүртөйле районының Иванай авылы урта мәктәбе территориясендә “Беренче кар” дип аталган чаңгы ярышлары узды.
Ул Русия студентлары көненә багышланды һәм “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – тормыш рәвеше” программасы кысаларында узды. Бу ачык беренчелек буенча ярышларда дүртөйлеләр, Нефтекама, Кушнаренко, Яңавыл, Уфа һәм Югары Яркәй кунаклары катнашты.
Ярышларда һәр теләгән кеше катнаша алды. Барлыгы 104 кеше җыелды.
Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
“Барча халык яхшы кәеф алды, ярышларда алышты, яңа дуслар тапты. Менә шундый бәйгеләр профессиональ спортчыларны гына түгел, спорт сөюче гади кешеләрне дә берләштерә. Бу кадәр дәрт һәм омтылыш булган уеннар кадәре башка берни дә кешеләрне берләштерә алмый”, – диде районның яшьләр һәм физик культураны, спортны, туризмны үстерү эшләре буенча бүлек җитәкчесе Данил Дәүләтов.