

Төбәк үсеш корпорациясе, Башкортстанны малтабарлыгын үстерү мәйданы итеп караган инвесторлар өчен, яңа инвестиция тәкъдиме белән чыгыш ясый. Ул - "Бөре - Тастүбә - Сатка" төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлында юл буе сервисы объектын төзү. Ул, тәгаен атап әйткәндә, Мишкә районында күпфункцияле юл буе комплексын төзелешен башкару планы. Исәпләүләргә ярашлы, проект бюджеты 56,6 млн. сум күләмендә тәшкил итә һәм ул 15 яңа эш урыны барлыкка китерергә ярдәм итәчәк.
Башкортстан Республикасы Үсеш корпорациясенең генераль директоры Наил Габбасов белдерүенчә,төбәк әһәмиятендәге юл буе сервисы объектында автомобиль юу урыны, техник хезмәтләндерү станциясе, кафе һәм минимаркет урнаштыру күзаллана. Проект 2 ел эчендә гамәлгә ашырылырга тиеш.
Программа "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Фото:hoteliernews.ru