Милли проектлар
16 Января 2023, 06:59

Яңа корылмалар кайтару быел да дәвам итәчәк

Камилләштерелгән корылма түбән нурланыш, ышанычлылык һәм «күп  күрү»  сыйфатлары белән аерылып тора.

Яңа корылмалар кайтару быел да дәвам итәчәкЯңа корылмалар кайтару быел да дәвам итәчәк
Яңа корылмалар кайтару быел да дәвам итәчәк

2023 ел ахырына кадәр «Сәламәтлек саклау» милли проекты булышлыгында  Башкортстанга йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү өчен тагын да 653 миллион сумлык медицина корылмасы кайтарылачак.

         Әлеге зуркүләмле проект ярдәмендә бихисап дәваханәләр заманча һәм кыйммәтле корылмалар белән баетылды. Алар арасында Дуван районының Мәсәгуть үзәк район дәваханәсе дә бар.

         2022 елның декабрендә бирегә сөяк, сулыш, йөрәк-кан тамырлары системалары авыруларын диагностикалау өчен бәясе 55 млн. сум торган заманча компьютер томографы кайтарылды. Шушы кыска гына вакыт эчендә белгечләр яңа аппаратта 250 бушлай тикшеренү үткәргән. Камилләштерелгән корылма түбән нурланыш, ышанычлылык һәм «күп  күрү»  сыйфатлары белән аерылып тора.

         Искә төшерик, илдә Русия президенты Владимир Путин фәрманы буенча милли проектлар гамәлгә ашырыла. «Сәламәтлек саклау» — шушы дистәләрчә милли проектларның берсе.

"Башинформ" буенча.

 

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас