

Дүртөйле шәһәренең Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгендә рәсем сәнгатенә зур игътибар бирелә.
Шушы көннәрдә биредә “Кышкы әкият” сурәт бәйгесенең җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы үтте. Ул ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында оештырылды.
Район бәйгесенә 13 белем учагыннан барлыгы 130дан артык гариза тапшырылган. Эшләр “Кышкы пейзаж”, “Кышкы фантазияләр”, “Кышкы тамашалар” номинацияләрендә бәяләнде.
Рәсем төшерү осталарын Кыш Бабай һәм Карсылу котлады. Грамоталар һәм призларны алар кулыннан алу балаларга икеләтә бәйрәм өстәде.