

Уңышлар сезгә, туган тел сакчылары!
Бүген Уфада туган телләр буенча олимпиада башланды. Күпмилләтле республикабызның күркәмлеген һәм байлыгын тәшкил итүче татар, мари, чуваш, мордва телләрен һәм әдәбиятларын өйрәнүче һәм аларны саклаучы егет- кызлар белем тирәнлегендә көч сынаша.
Олимпиада Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге гимназия - интернатында уза.
Республикада алып барылган милли сәясәтнең гамәлгә ашырылуында зур урын тотучы , зур роль үтәүче мөгаллимнәргә дә, туган телгә сөю белән тәбияләнүче, күпләргә үрнәк булып торучы укучы егет- кызларыбызга да зур уңышлар телибез. Каушамагыз, югалып калмагыз, дуслар. Җиңү шатлыкларыгыз белән тагын уртаклашырбыз! Фото: ачык чыганаклардан.
Туган телләр буенча уздырылучы олимпиада " Мәгариф" гомумдәүләт проекты эшчәнлегенең бер юнәлеше булып тора.