

Авыруның яңа төре килә...
Русиядә коронавирус инфекциясенең яңа штаммы – «кракен» белән авыруның беренче очрагы теркәлгән. Бу хакта Роспотребнадзор хәбәр итә. Ул Пенза өлкәсе лабораториясендә расланган.
«Омикрон - XBB.1.5 «Кракен» субварианты белән зарарлану Пенза өлкәендә расланган. Әлеге вакытта Русиядә "омикрон" штаммының нинди генә төрләре юк... ВА.5 шулар арасында иң алда тора.
«Дельта» 2021 елда киң таралган иде, ул 2022 елда сирәк кенә очрады. «Башинформ» белдерүенчә, «кракен» тиз таралуы, тиз йогуы белән аерылып тора. Башка штаммнар кебек үк уза, сирәк очракта үлемгә китерә. "Сәламәтлек" гомумдәүләт проекты кысаларында коронавирус һәм аның яңа төрләренә каршы көрәшкә республикабызда зур игътибар бирелә.