

Башкортстан табибларының уникаль тәҗрибәсе турында үзенең социаль челтәрләрендә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин язып чыккан. Аның сүзләренчә, Нефтекамада яшәүче йөкле хатын дәваханәгә бик авыр хәлдә мөрәҗәгать иткән. Табиблар аңарда кан тамырлары белән бәйле җитди тайпылыш ачыклаган. Медиклар консилиумы Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе табибларын чакырырга дигән карар кабул иткән.
Хатынны акушер-гинеколог, анестезиолог-реаниматолог, кан тамырлары һәм рентген-хирург караган. Уртак тырышлыклар белән булачак ананың кан тамырына кава-фильтр (тромблар өчен капкын) урнаштырганнар, туры тромбэктомия ясаганнар. Бу процедуралардан соң кесарев кисеме ярдәмендә сәламәт бала дөньяга аваз салган.
“Арытаба дәвалау өчен пациент хатынны санитар авиация вертолеты белән Уфага озатканнар. Анда рентген-хирург бүлеге белгечләре кава-фильтрны алып ташлаганнар. Бүгенге көндә ана кешене дәвалауда уңай динамика күзәтелә, аны тиздән дәваханәдән чыгарырга тиешләр”, – дип язган Айрат Рәхмәтуллин.
Башкортстанда санавиация хезмәте "Сәламәтлек саклау" милли проектына ярашлы эшләп килә.
Чыганак: bashinform.ru