

Эштән уңганнар.
Иң уңган, тырыш кешеләр генә үз эшен булдыра ала. Яңавыл районындагы Фәтхулиннар гаиләсе моны үз эшләре белән раслый. Алар бөтен тирә-якны яхшы орлык белән тәэмин итә.
Алмаз Фәтхуллин кулыннан килгән эш белән акча эшләргә карар кыла һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү эшенә алына. 2005 елда ул 115 гектар җир алып, бик үк яңа булмаган берничә данә техника белән эшкә тотына.
Тырышлыгы бушка китми. Бүген Фәтхуллин ышанычлы итеп аякка баскан, ныклы матди-техник базага ия, бөртекле культуралар үстеү технологиясенә ирешкән хуҗалык. Фермерның уңышларга ирешүендә "Гаилә фермасы" гранты отуы да уңай нәтиҗә биргән. Булдыклы ир- егет бу акчаларга матди-техник базасын яңарткан. Шул эшләрдән соң, хезмәт нәтиҗәлелеге күзгә күренеп арткан. Җитештергән продукциянең үзкыйммәте дә төшкән.
–"Гаилә фермасы" программасы конкурсында 2020 елда катнаштым. Минем 42,5 млн сумга исәпләнгән проект үтте һәм аны тормышка ашыруга бюджеттан 25,5 млн сум акча бирделәр. Бу акчаларга кирәкле техника, орлык киптереч алдым һәм ЗАВ - 25 орлык чистарткычын модернизацияләдем. Бу яңарышлар миңа орлык җитештерүче хуҗалык дәрәҗәсен алырга һәм шул юнәлештә эшемне дәвам итәргә ярдәм итте. Бүген хуҗалык 1300 гектар җир эшкәртә 2023 елда чәчүлек җирләре 1800 гектарга җитәчәк, - ди Алмаз Фәтхуллин.
Гаилә бизнесы орлык җитештерү эшен уңышлы дәвам итә.
– Ел саен югары репродукцияле бодай арпа, вика, борчак, ак горчица орлыгы җитештерәбез. Русиядә һәм чит илләргә сатабыз, - ди, фермерның улы Радик Фәтхуллин.
Җир эшеннән курыкмаган ир- егетләр В.Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән "Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативаларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында тырышлык күрсәтеп, уңышка ирешкән.