Милли проектлар
12 гыйнвар 2023, 09:21

Автомобилегез бармы?

Булса, бу яңалык сезгә дә кагыла.

Автомобилегез бармы?Автомобилегез бармы?
Автомобилегез бармы?

Булса, бу яңалык сезгә дә кагыла.

«Аңлатабыз. Башкортстан» телеграм-каналы белдерүенчә, 2023 елның 1 гыйнварыннан автомобиль хуҗаларына яңа госпошлиналар салына.

Шулай итеп, кулланылышта булган автоның конструкциясен үзгәртүгә рөхсәт алу өчен 1000 сум түләргә туры киләчәк.

Хәвефле йөк ташуга рөхсәт бирүче таныклык өчен — 1500 сум, андый документның гамәли вакытын озайту өчен — 1000 сум һәм конструкциясе үзгәртелгән машинаның хәвефсезлеген раслаучы белешмә өчен 1500 сум алачаклар.

1 гыйнвардан гамәлгә кергән законга Русия Президенты Владимир Путин кул куйган.

Үзгәрешләр "Имин һәм хәвефсез автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында мөһим эш булып тора.

Фото: управляшие компании РФ.

Автомобилегез бармы?
Автомобилегез бармы?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас