Милли проектлар
11 гыйнвар 2023, 05:20

Солдатларга ярдәм йөзеннән

Бер челтәр үрү өчен 3 көн кирәк, катлаулы эш.

Солдатларга ярдәм йөзеннәнСолдатларга ярдәм йөзеннән
Солдатларга ярдәм йөзеннән

“ Чишмә районы Ярми авылы осталары булыр бу. Алар хәрби хәрәкәтләр барышында бик кирәк булган маскировка челтәрләре ясый һәм халатлар тегә.
Барысы да Эльвира Хатыйп кызы Галикәева теләге белән башланган. Башта ул үзе өйрәнә, аннан урындагы мәдәният йортына күчә. Анда кул эшләре буенча бер төркем җыела. Материал белән иганәчеләр ярдәм итә.
Бу мини-артельдә 20 пенсионер эшли. Көндез алар гаиләләре янында, оныклар белән утыра, ә буш вакытларында челтәрләр үрәләр. Бер челтәр үрү өчен 3 көн кирәк ди, процесс бик авыр. Ләкин ихтыяҗ зур. Бердәм логистика үзәге аша алгы сызыкка 8 челтәр һәм халат җибәрелгән дә инде.

Әлеге идеяне башка авыл хакимиятләре дә хуплаган. Эшегез өчен сезгә зур рәхмәт!” - дип язды Радий Хәбиров үзенең социаль челтәр битендә.

Исегезгә төшерәбез, Русия президенты Владимир Путин Украинада махсус операция башлануы хакында узган елның 24 февралендә хәбәр иткән иде.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас