Милли проектлар
11 гыйнвар 2023, 06:32

Картлар йорты арта

Башкортстанда өлкәннәр өчен тагын бер пансионат барлыкка киләчәк. Ул Кушнаренко районы Канлы авылында урнашкан.

Картлар йорты артаКартлар йорты арта
Картлар йорты арта

Башкортстанда өлкәннәр өчен тагын бер пансионат барлыкка киләчәк. Ул Кушнаренко районы Канлы авылында урнашкан.

-Элекке мәктәпне яңа социаль объектка үзгәртеп төзегәндә барлык янгын хәвефсезлеге һәм киртәсез тормыш нормативлары үтәләчәк, - ди БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. – Практика күрсәткәнчә, авыл тормышы да җанланачак. Тәмле ипи пешерү цехы барлыкка киләчәк. Физиотерапия бүлеге ачылачак. Анда өлкән яшьтәге авыл халкы да хезмәтләндереләчәк. Аралашу, уртак чаралар оештырылачак.

Концессионерга объектлар һәм җир участогы бушлай куллану өчен 40 елга тапшырылачак. Ул социаль хезмәт күрсәтү өчен ел саен 3,9 млн сумлык субсидия алачак. 23 урын дотацияләнә, ә калган 13 урын коммерция нигезендә биреләчәк.

Исегезгә тшерәбез, республикада дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында өлкәннәр өчен 4 пансионат ачылган инде. 2023 елның икенче кварталында  22 урынга исәпләнгән бишенчесе Иглин районында ачылачак.

Пансионатлар ачу “Демография” милли проектының “Өлкән буын” төбәк проекты тарафыннан каралган.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас