

Җиләк бизнесын үстерү ниятендә Бишбүләк эшкуары Булат Ногманов ике ел рәттән “Агростартап” грантына конкурста катнашкан. Ниһаять, узып киткән 2022 елда аңа бәхет елмайган.
25 яшьлек эшкуар Бишбүләк районы хакимияте арендага биргән 3 гектар җирдә җиләк үстерә. Откан грантка ул махсус корылмалар һәм техника сатып алырга ниятли. Җәй генә җиләкле булса да, аны карап һәм тәрбияләп үстерү өчен иртә яздан кара көзгә кадәр хезмәт салырга кирәк. Моның өчен эшкуар 25 авылдашын җәлеп иткән. Хәзер кул хезмәтен техника җиңеләйтәчәк. Суыткыч та җыеп алынган уңышны озаграк сакларга ярдәм итәчәк. Җыелган җиләкләрне көнендә сатып бетерү мәҗбүри булмаячак. Әйткәндәй, уңышның 70 %ын гадәттә Уфага озатканнар, калган өлешен Бишбүләк һәм күрше-тирә районнарга таралган.
-Җиләкне җәй генә түгел, кышын да барысы да ярата. Шуңа күрә без җиләкләрне теплицада үстерү техникасын һәм методларын өйрәнәбез, - ди Булат Ногманов.
“Агростартап” программасы “Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативаларына булышлык итү” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. 2022 елда Ногманов белән беррәттән Башкортстанның тагын 38 эшкуары грант откан. Дәүләт ярдәменең гомум суммасы 125, 4 млн сум тәшкил итә.