Милли проектлар
11 гыйнвар 2023, 05:40

Чиста су- яшәү чыганагы

Туймазы районында Райман һәм Әгертамак авылларын су белән тәэмин итү буенча эшләр башланган.

Чиста су- яшәү чыганагыЧиста су- яшәү чыганагы
Чиста су- яшәү чыганагы

Туймазы районында Райман һәм Әгертамак авылларын су белән тәэмин итү буенча эшләр башланган.

2023 елда “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Чиста су” федераль программасы кысаларында Туймазы районында су үткәргеч төзү эшләре башланган. Ул Райман авылы халкын сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итәчәк.
Федераль бюджеттан су белән тәэмин итү системасын төзүгә 291 млн сум акча бүленгән. Бу акчага насос станциясе төзеләчәк  һәм 57 км озынлыкта су торбалары сузылачак.

Әлеге масштаблы эшне башкаруга тендер откан «РВК Водоканал» оешмасы насос станциясен төзүгә әзерлек эшләрен башлаган.  Әле трассаны әзерләү, документларны туплау һәм төзелеш материалларын алу эшләре бара.

Исегезгә төшерәбез, “Чиста су” проектының төп максаты 2024 елга республикадагы сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителгән халык санын 86,6%тан 92, 5%ка җиткерү. Әлеге саннарга ирешү өчен 29 су белән тәэмин итү объектын төзү һәм төзекләндерү эшләрен башкару планлаштырылган.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас