

Башкортстанда Бөре — Тастуба — Сатка трассасында 20 км артык озынлыктагы участок "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты буенча ремонтланды, дип хәбәр иттеләр республика транспорт министрлыгында.
Әлеге участок Караидел һәм Дуван районнары чикләрендә урнашкан. Эшләр вакытында биредә киртәләр, йөздән артык юл билгеләре куелды. Моннан тыш, реконструкция су җыелган урыннарда туфрак катламын, суүткәргеч торбаларны һәм локаль чистарту торбаларын төзекләндерүне дә үз эченә алган.
Исегезгә төшерәбез, узган ел милли проектка ярдәм чаралары төбәк территориясендә гомум озынлыгы 168 км-дан артык булган автомобиль юлларын реконструкцияләү, шулай ук сигез күперне ремонтлау мөмкинлеген бирде.
"Имин сыйфатлы юллар" милли проекты илнең юлларын уңайлы һәм хәвефсез итү өчен эшләнгән. Милли проектның төп максаты-юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр санын 2030 елга 3,5 тапкырга киметү. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар 2019 елда старт алды.