Милли проектлар
10 гыйнвар 2023, 04:20

Халык сәламәтлеге өчен

Кырмыскалы районында фельдшер-акушерлык пунктлары үз ишекләрен ачты.

Халык сәламәтлеге өченХалык сәламәтлеге өчен
Халык сәламәтлеге өчен

Үтәгән, Колыш һәм Суык Чишмә авыллары халкы өчен әлеге истәлекле вакыйга яңа ел бүләге булды.

Фельдшер-акушерлык пунктларында күзәтү һәм процедура-прививка кабинетлары, көтү урыннары, шулай ук санузел һәм персонал өчен бүлмә бар.

Биналар су һәм канализация системасы, электр җылыту белән тәэмин ителгән, кабинетлар барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән.

"Хәзерге шартларда эшләү бер шатлык. Инде суны чиләкләрдә йөртергә туры килмәячәк, - дип сөйли Үтәгән авылы фельдшеры Юлия Гыйззәтуллина.

Элегрәк ФАП биредә 1975 елда төзелгән шактый искергән бинада урнашкан иде һәм, әлбәттә, биредә уңайлы шартлар булмаган. Юлия Фәрит кызы үз вазифасында 20 елдан артык хезмәт куя, 300гә якын кешегә, шул исәптән 61 балага хезмәт күрсәтә.

Колыш авылы фельдшеры Фәимә Низамованың ярты гасырлык хезмәт стажы бар. Ул бу авылда туып-үскән, белем алган, гомере буе авылдашларының сәламәтлеге сагында тора. "Сәламәтлек рөхсәт иткәндә эшләячәкмен", - ди Фәймә Исмәгыйль кызы. Җирле халык та моңа өметләнә.

Суык Чишмә авылында яшәүчеләр шулай ук фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасына җыелдылар. Биредә җирле фельдшерлар - Гүзәл Хәсәнова һәм Серафима Сафронова. Алар тагын ике авыл халкына - Ракитовка һәм Сар-Саз авылларына хезмәт күрсәтәләр. Моннан тыш, аларның участогына «Дубрава»микрорайоны беркетелгән.

"Халык исеменнән медицина өлкәсенә күрсәтелгән игътибар өчен район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез", - диләр алар.

"Русия Федерациясенең беренчел звеносын модернизацияләү" федераль проекты 2022 елдан «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча гамәлгә ашырыла. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар 2019 елдан старт алды.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас