Милли проектлар
10 гыйнвар 2023, 04:25

Эшкуарларга ярдәмгә

"Минем бизнес" үзәгенең яңа офисы Белоретта булдырылды.

национальныепроекты.рфнациональныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

"Минем бизнес" үзәгенең яңа офисы Белорет шәһәрендә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проекты ярдәмендә ачылды.

Хәзер төбәктә шундый 12 офис эшли, дип хәбәр иттеләр төбәк эшкуарлык һәм туризм министрлыгында.

Яңа офис ачылышында «эшкуарлык сәгате» узды, анда Белорет районы эшкуарларының бизнес-проектлары каралды.

Шулай ук чарада катнашучылар ит ярымфабрикатлары җитештерү белән шөгыльләнүче шәхси эшкуар Александр Симоновта булдылар.

"Белорет районында 2,3 мең кече һәм урта бизнес субъекты, шулай ук 3 меңнән артык үзмәшгуль эшли. Безнең шәһәрдә эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәге ачылуына бик шатмын, анда «Бердәм тәрәзә» форматында бизнес алып бару буенча барлык кирәкле консультацияләрне алырга мөмкин», — диде Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Иванюта.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проектының максаты — бизнесны үстерүнең барлык этапларында: старт идеясеннән алып экспортка чыгарга кадәр ярдәм итү. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар 2019 елдан башланды.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас