

Ит һәм сөт эшкәртү цехын «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Аскын районында ачтылар, дип хәбәр иттеләр район хакимиятендә.
Ачылу «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү» программасы буенча алынган грант ярдәмендә мөмкин булды.
Проектның гомум бәясе 27 млн сум тәшкил иткән. Бу суммага сөт, ит эшкәртү цехы һәм сәүдә павильоны сатып алынган һәм урнаштырылган. Аны тормышка ашыру барышында сигез эш урыны булдырылды.
"Авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән без 2017 елдан бирле шөгыльләндек — мөгезле эре терлекләр үрчетә башладык. Бер елдан соң сөт җыю, саклау һәм сату оештырдык. 2020 елда кооператив төзергә булдык. Без пайчылар ярдәмендә күбрәк сөт җыя алачагыбызны аңладык, бу киләчәктә продукцияне эшкәртү цехларына тапшырмыйча, мөстәкыйль рәвештә эшкәртергә ярдәм итәчәк», - дип сөйләде кооператив рәисе Ильнур Гилимшин.
Эшчәнлек башында кооператив 5 пайщикны гына берләштерсә, бүген аларның саны 270кә кадәр арткан.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проектының максаты — бизнесны үстерүнең барлык этапларында: старт идеясеннән алып экспортка чыгарга кадәр ярдәм итү. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар 2019 елдан башланды.