

Яңа медицина учреждениеләре төзү, заманча мидицина җиһазлары белән тәэмин итү нәтиҗәсендә Башкортстанда яшәүчеләргә медицина ярдәме көннән-көн сыйфатлырак була бара.
Бу юнәлештәге эшләр турында республика сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр. 2023-2025 елларда модульле конструкцияләрдән 286 фельдшер-акушерлык пунктын, 21 гомум практика табибы офисын, 41 авыл табиблык амбулаториясен һәм 3 участок хастаханәсе бинасын (барлыгы 351 медицина объекты) төзү планлаштырыла. Моннан тыш, күрсәтелгән чорда 11 медицина учреждениесе төзү һәм реконструкцияләү планлаштырыла. Алар арасында Мәсәгуть авылында көндезге стационар (реабилитация бүлеге) белән бер сменала 200 бала ятарлык дәваханә төзү, Баймакта поликлиника төзү, Олы Устькин авылында ашыгыч ярдәм станциясе булган 63 койкага (2 нче чиратка) хастаханәнең стационар корпусын төзү, Кырмыскалыдагы поликлиниканы реконструкцияләү һ.б. планнар куелган.
Ил Башлыгы Владимир Путин тарафыннан барлыкка килгән «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының төбәк программалары кысаларында йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау өчен 43 берәмлек медицина җиһазы, онкология авыруларын дәвалау өчен 68 җиһаз сатып алынган.