

2022 елда Башкортстанның кече һәм урта бизнес вәкилләре 2,8 млрд сумлык финанс ярдәме алган. Финанслау "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм" илкүләм проекты буенча бүленгән. "Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү программаларын федераль һәм төбәк үсеш институтлары гамәлгә ашыра. БР Эшкуарлык һәм туризм министрлыгына караган төбәк структуралары 2022 елда шундый 1200дән артык субъектка ярдәм иткән. Узган ел әлеге ярдәм чараларыннан 900гә якын эшкуар файдаланды", - дип билгеләп үтте төбәкнең эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов. Инициативаларның берсе - микрозаймнар һәм лизинг бирү шартларын җиңеләйтү. "Башкорт микрокредит компаниясе" срокны өч елга кадәр арттырды. Шулай ук җиһазлар бәясе буенча минималь "бусага" кимеде. «2022 елда "Башкирская микрокредитная компания“дән 900 кеше 700 млн. сумнан артык ташламалы займ алган, шул исәптән 62 кече һәм урта эшкуарлык субъектына 68 млн.сумлык кредит каникуллары бирелде, — диделәр министрлыкта.