

Республикада яшәүчеләр электрон медицина документларын читтән торып алу мөмкинлегенә ия, ул күрсәтелгән медицина ярдәме турында кәгазь документның санлы аналогын тәэмин итә. Һәм хәтта теге яки бу документ югалган очракта да, аны электрон рәвештә тергезергә мөмкин.
Шәхси кабинетта узган елның беренче сентябреннән бирелгән медицина документлары урнаштырылган. Бу - консультацияләр, лаборатор һәм инструменталь тикшеренүләр беркетмәләре, төрле юнәлешләр, эпикризлар, диспансерлау һәм профмедосмотрлар турында белешмәләр һәм башкалар.
Хезмәттән файдалану өчен, барыннан да элек, "Дәүләт хезмәтләре" порталында теркәлергә кирәк. "Документлар" бүлегендә "Сәламәтлек" рубрикасын һәм "Медицина документлары" баннерында "Запросить"ны табарга, аннары мәгълүматлар алуны рөхсәт итәргә мөмкин булачак.
Медицина оешмаларыннан яңа документлар шәхси кабинетка автомат рәвештә керәчәк. Барлык документларны ПДФ форматында алырга мөмкин.
“Минем сәламәтлегем” сервисы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында бердәм дәүләт мәгълүмат системасы (ЕГИСЗ) нигезендә эшләнгән. Аның ярдәмендә шулай ук табибка язылырга мөмкин. Узган елның 9 аенда гына да сервис хезмәтеннән 25 миллионнан артык русияле файдаланган, дип хәбәр итәләр Русия Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
Исегезгә төшерәбез, "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан тормышка ашырыла һәм 2019 елда старт алды. Проект халыкның үлемен киметүгә, медицина өлкәсендә кадрлар кытлыгын бетерүгә, шулай ук илебезнең барлык гражданнарын профосмотрлар белән тәэмин итүгә юнәлтелгән.