Кышкы каникуллар – сәламәт ял итү чоры.
Безнең яклар ял итү өчен бөтен уңайлыкларга ия: урманнарга да, тауларга да бай. Чана-чаңгыларда сәяхәт итү, шуу өчен уңайлы. Көмеш таба булып туңган елга-күлләре тимераякларда ял итү өчен нинди матур шугалак хасил итә. Ә ял йортлары – алар аерым исемлектә булып, ял һәм сәламәтлек өчен зур уңайлыклар тудыра. Сәламәт тормыш алып баручылар бу мөмкинлекләрне дөрес файдалана.
Узган 2022нче елның гыйнвар-октябрь айларында республиканың табигый паркларына килүчеләр саны 204,4 мең кеше тәшкил иткән. 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 47,6 процентка артык.
Башкортстанның шифаханә-курорт оешмалары хезмәтеннән 200 меңнән артык кеше файдаланган. Курортларга ихтыяҗ күрсәткече буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алда бара һәм Русиядә 5нче урында тора.
– 2022 ел сезонын төбәкнең туристик индустриясе өчен уңышлы дип санарга мөмкин. 10 ай эчендә безнең республикага 1,6 миллион турист килде. Туризм өлкәсендә түләүле хезмәтләр 11,6 миллиард сумга күрсәтелгән. Узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, үсеш 26,9 процент тәшкил иткән. Бу күрсәткеч буенча республика хәзер Идел буе федераль округында 3 урында тора, - дип билгеләде Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров. – Без яхшы динамикага ия. Социаль, вакыйгалар туризмы һәм аның башка төрләрен үстерү, Башкортстанда яшәүчеләр һәм кунаклар өчен яңа җәлеп итү нокталары булдыру, туризм инфраструктурасын формалаштыру буенча зур эш башкарылды.
Кышкы чор тагын үз мөмкинлекләрен ачты. Республиканың 14 чаңгы курортында кышкы актив ял сезоны дәвам итә. Алар барысы да техник хәвефсезлекне тикшерделәр, канат юлларының эшенә рөхсәт алдылар. Чаңгычыларны һәм сноубордчыларны төрле катлаулылыктагы һәм озынлыктагы 57 трасса, төрле ярышлар каршы ала. Кышкы чорда бай маршрутлар әзерләгән туроператорлар да актив туристлар агымын көтә.
Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" гомумдәүләт проекты кысаларында республикада оештырылган чаралар туристларны күбрәк җәлеп итә. Кышкы каникуллар чорында бу гамәл аеруча ачык күренә.