Милли проектлар
4 гыйнвар 2023, 11:15

Эх, җиләк тәмнәре...

Тәмле җиләк ашар өчен җиде кат тир түгәргә кирәк. 

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Бишбүләк районыннан фермер Булат Ногманов җиләк үстерә. Ул “Агростартап” грантына бәйгедә җиңеп чыккан һәм 2,8 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме алган.

Булат һөнәре буенча – химик-технолог. Әмма туган җирендә сыйфатлы продукт җитештерү теләге аны җиләк үстерү белән шөгыльләнүгә этәрә.

Фермерның башлангычын район хакимияте дә хуплый, җир бүлеп бирә. Бүген эшкуарның мәйданнары 3 гектарга җитә, анда аның гаиләсе һәм авылдашлары эшли.

Булат грант акчасына хезмәтне механикалаштыру өчен корылмалар һәм техника сатып алган. Хәзер ул бизнесен алга таба киңәйтү турында уйлый.

“Әлбәттә, җиләк үстерү – сезонлы бизнес. Аны карау эшләре иртә яздан башлана һәм кара көзгә кадәр дәвам итә. Бу чорда без җиләк утау һәм аны җыю өчен 25 кешене эшкә яллыйбыз”, – ди фермер.

Әйткәндәй, Булат Ногманов җиләк бизнесын үстерүгә алган “Агростартап” гранты ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында бүленә. Булаттан тыш, 2022 елда тагын 38 кеше әлеге бәйгедә җиңүче дип танылган.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас