

Яңа ел сәламәтлек, җиребезгә тынычлык, тик яхшылыклар гына алып килсен.
Яңа ел сәгатьләре сугарга санаулы вакыт калганда Мишкә районының Яндыган авылында фельдшер-акушерлык пункты үз ишекләрен ачты.
Яңа сәламәтлек пункты Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында Мишкә районында төзелгән өченче ФАП. Аларның өчесе дә, БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин әйтүе буенча, медицина эшчәнлеге алып баруга лицензияләр алган.
Министр бу көнне районның барлык медицина хезмәткәрләрен Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләде, изге эшләре өчен рәхмәт
белдерде, уңышлар теләде.
Фото:телеграм-канал Айрата Рахматуллина.