Милли проектлар
30 декабрь 2022, 08:05

Кыйгыда ачылды

«Минем бизнес» үзәге  Кыйгы районында«Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты ярдәмендә ачылды.

национальныепроекты.рфнациональныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Үзәк офисы «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Башкортостан Республикасы агентлыгы» автономияле коммерцияле булмаган оешманың структур бүлекчәсе булып тора һәм «Бердәм тәрәзә» принцибы буенча эшли. Хәзер республиканың җирле эшмәкәрләре һәм якын-тирә районнарында яшәүчеләр кирәкле консультацияләрне оператив һәм тулы күләмдә ала алачаклар.

«Минем бизнес» үзәге 150дән артык дәүләт ярдәме күрсәтәчәк: финанс, мәгълүмати-консультация, мәгариф, мөлкәт, сатып алулар өлкәсендә һәм башкалар.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас