Милли проектлар
30 декабрь 2022, 08:05

Балалар өчен сөенеч

Иглин балалар музыка мәктәбенә яңа уен кораллары кайтарылды.

obrazovanie-gid.ruobrazovanie-gid.ru
Фото:obrazovanie-gid.ru

«Мәдәният» милли проекты ярдәмендә  Иглин районы балалар музыка мәктәбенә яңа музыка кораллары һәм җиһазлары кайтарылды.

Фортепиано класслары өчен дүрт пианино сатып алганнар, аларның икесе Кудеев һәм Татиман авыллары классларына җибәрелгән. Мәктәпнең концерт залында рояль һәм санлы фортепиано урнаштырылды. Халык уен кораллары классында хәзер концерт баянында шөгыльләнергә була, шулай ук тагын ике укучы баян сатып алынган.

Гитара классында дүрт профессиональ корал барлыкка килде, ә хор дәресләре өчен өч яруслы хор станоклары сатып алынды. Моннан тыш, музыка мәктәбенең китапханә фонды музыка һәм уку әдәбияты белән тулыланды.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас