Милли проектлар
29 декабрь 2022, 06:55

Караиделдә - яңа ФАП

Халык өчен бу зур шатлык.

Караиделдә - яңа ФАПКараиделдә - яңа ФАП
Караиделдә - яңа ФАП

Караидел районында быел өченче модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды, дип хәбәр иттеләр Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

«Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү программасы ярдәмендә Тайкаш авылында яңа ФАП эшли башлады.

"Авыл кешеләре өчен аның әһәмияте бик зур, дип әйтеп була, чөнки ФАП булу — булмауга медикларның вакытында сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтә алуларына бәйле, - дип ассызыкладылар БР Сәламәтлек саклау министрлыгында. - Хәзер Тайкаш авылында яшәүчеләргә еракка йөрергә түгел, чөнки авылдагы ФАПта сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү буенча барлык шартлар да каралган. Кешеләрнең тормышын саклауда беренчел диагнозны дөрес кую, беренче медицина ярдәме күрсәтү зур роль уйный, ә яңа бинада моның өчен барлык шартлар да бар”.

Тайкаш ФАПының кабинетлары барлык кирәкле җиһазлар һәм корылмалар белән тәэмин ителгән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас