Милли проектлар
27 декабрь 2022, 11:01

Монда тормыш кайнап тора

Бик шәп бүләк!  

Монда тормыш кайнап тораМонда тормыш кайнап тора
Монда тормыш кайнап тора

Бик шәп бүләк!

 

Дәүләкән районының Коръятмас авылы халкы Яңа елга шәп бүләккә ия булды: анда капиталь төзекләндерү эшләреннән соң мәдәният йорты ишекләрен ачты. Ул гадәти клуб кына түгел инде, күпфункцияле социаль-мәдәни үзәк итеп эшләнде. Хәзер биредә китапханә, музей, ФАП, спорт залы урнашкан, төрле түгәрәкләр өчен махсус җиһазландырылган бүлмәләр, зур тамаша залы бар.

Дәүләкән районы хакимияте башлыгы Илгиз Мөхәммәтҗанов белдерүенчә, әһәмиятле вакыйга Русия халыкларының мәдәни мирас елы уңаеннан ормышка ашырылган. Бинаны төзекләндерүгә җиде миллион сум акча тотынылган, район бюджетыннан да 2 миллион сумнан артык акча бүленгән.

Бу акча биналарны, тамаша залын, гардеробны, түгәрәкләр, спорт залын, музейны, хореография кабинетын, фельдшер-акушерлык пунктын, китапханәне, беренче һәм икенче катта фойены, санузелны капиталь төзекләндерүгә тотынылган.

Шулай ук сәхнә киемнәре,  пәрдәләр тегелгән. Тәрәзәләргә жалюзилар, китап һәм кием-салым шкафлары, сәхнә костюмнары, өстәлләр, яктырткычлы гримерка, компьютер өстәлләре, велотренажерлар, йөгерү юллары сатып алынган.

Мондый үзгәртеп кору «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашты.

 

Монда тормыш кайнап тора
Монда тормыш кайнап тора
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас