Милли проектлар
27 декабрь 2022, 09:00

Көттек 15 ел буе...

Үзләренең чыршысы бар.

Көттек 15 ел буе...Көттек 15 ел буе...
Көттек 15 ел буе...

Үзләренең чыршысы бар.

Октябрьский бик матур шәһәр. Анда уңган нефтьчеләр һәм күп башка һөнәр ияләре яши. 1987 елның сентябрендә, шәһәрнең юбилее уңаеннан, 35 микрорайонга караган 16 санлы йорт каршында бер кечкенә чыршы пәйда була.

Еллар уза тора. Чыршы үсә тора. Һәр көнне эшкә ашыккан кешеләр аны бик искә дә алмый.

Ел үсәсен ай үсеп, чыршы сылукай 15 метр биеклеккә җиткән. Быел ул шул тирәдә яшәгән кешеләр өчен чын бәйрәм тудырырга ярдәм итә.

Бу тирәдә яшәүчеләр үзләре җыелып, йорт комитеты рәисе Елена Корда белән берлектә, чыршы тирәли Яңа ел шәһәрчеге корып, ихата бәйрәме оештырганнар.

Чыршыга матур уенчыклар элеп, гирлянда сузганнар. Оста куллы кешеләр ел символы - Куянны кардан әвәләп ясап куйган. Аңа тәмле кишер дә тоттырганнар. Чаңгыга баскан Кар бабайлары сәламәт тормышка әйди. Диджей Кар бабайлары күңел ачарга чакыра. Нинди генә әкият геройлары юк анда?!

Балаларга кышкы уеннар өчен лабиринт, кар тавы, тәһетләр корып куйганнар. Яңа елга яңа теләкләр белән аяк баса бу уңган һәм шат күңелле якташларыбыз.

Илләргә иминлек килсен! Кыш бабай балаларга тәмле күчтәнәчләр, бүләкләр алып килсен. Мондый күркәм чаралар сабыйларга акыллы һәм зирәк булып үсәргә ярдәм итсен. Сабыйлар күбрәк тусын. “Демография” гомумдәүләт проекты сабыйларга өметле киләчәк, бәхетле балачак иленә ишекләр ачсын.

Көттек 15 ел буе...
Көттек 15 ел буе...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас