

Яшел кыяр, тәмле помидорлар...
Кулланучыларны үзебездә җитештерелгән азык-төлек, үз җиребездә үстерелгән яшелчә-җимеш белән тәэмин итү алда торган бурычлар. Бәрәкәтле җиребездә алар барысы да мулдан уңыш бирә ала. Иң мөһиме, эшне башлап җибәрергә кирәк!
Русия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы "ТК" Бәләбәй" җәмгыятен Башкортстанның алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары реестрына кертте. Компания Бәләбәй шәһәрендә томат һәм кыяр үстерү буенча теплица комплексы төзелешенә 350 миллион сумнан артык инвестиция кертергә җыена.
Теплица комплексының мәйданы 1 гектарга якын булачак. Еллык проект куәте 2 200 тонна продукция җитештерү булачак, проект куәтенә чыгу 2026 елда планлаштырыла. Бу хакта Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сөйләде.
ТОСЭР резиденты проектны 2022-26 еллар дәвамында тормышка ашырырга планлаштыра. Анда 24 эш урыны булдырылачак. Җитештерелә торган продукция сәүдә челтәрләре, махсуслаштырылган ваклап сату кибетләре һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре аша сатылачак.
Бүгенге көндә Башкортстанда ТОСЭР резиденты статусы 126 компаниягә бирелде. Инвесторлар төбәк икътисадына 7 миллиард сум тирәсе инвестицияләде һәм 4,8 меңнән артык яңа эш урыны булдырды, дип хәбәр итте Рөстәм Моратов.
Бу яңалык “Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм эшкуарлыкка ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында уңышлы эшчәнлек төре булырга тиеш.