

Башкортстан урманчылары 2022 елда 3,5 тонна орлык әзерләгән.
Алар бу эшне ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Экология” милли проектының “Урманнарны саклау” төбәк проекты кысаларында башкарган.
“Орлык әзерләү – бик зур һәм мәшәкатьле эш. Аны кул көче белән генә башкарып була. Чөнки машина агачка зыян китерми генә тубырчык әзерли алмый”, – ди республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.
Орлыклар үзләре җиңел. 1 тонна күркәдән нибары 10 килограмм орлык алып була. Бу – 1 процент дигән сүз.