

Борай районында яшәүче Айсылу Фәхретдинова “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү” милли проекты кысаларында “Агростартап” программасы буенча грантка ия лаек булган.
Айсылу һәм Илнур Фәхретдиновлар Борай районында сөт һәм ит терлекчелеген үстерергә ниятли. Грант акчаларына алар симменталь токымлы сыерлар сатып алган, алар сөт һәм ит юнәлешендә яхшы продуктлылык белән аерыла.
– Мин – авыл баласы, балачактан ук миңа авыл торышы таныш, кечкенәдән әти-әниемә хуҗалыкта ярдәм итеп үстем. Үз эшебезне ачуга шул да этәргеч булгандыр. Ике ел элек Дүсмәт авылында малчылык фермасы сатып алдык, үз акчаларбызыга аны тулысыныча ремонтладык һәм мал үрчетә башладык. Ул чакта хуҗалыкта 10 баш эре мөгезле мал, сарыклар, кәҗәләр, куяннар бар иде. Туктап калырга теләмичә “Агростартап” программасында катнаштык. Программа безгә симменталь токымлы 30 баш сыер сатып алырга мөмкинлек бирде. Әлегә бар игътибарны мал башы санын арттыруга һәм сөт белән ит җитештерүгә юнәлтәбез, – дип сөйләде фермер.
Чыганак: buraevo.bashkortostan.ru