Милли проектлар
23 декабрь 2022, 10:25

Шакшаны да онытмыйлар

“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектын тормышка ашыру кысаларында 2023-2024 елларда Шакша микрорайонында Караидел елгасы аша күпергә капиталь ремонт ясаячаклар. Бу максатларга  2 миллиард сум акча каралган, шуларның 1,7 миллиарды  – федераль бюджеттан.

–Төзелеп килгән юл инфраструктурасының яңа объектлары белән беррәттән булганннарын да ремонтлыйбыз. Башкаланың төньяк өлешенә гаделсез рәвештә игътибар җитенкерәп бетми иде. Моны республика Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров та искә алды, – диде БРның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Руслан Гарипов. – 1984 елда кулланылышка кертелгән Шакшадагы күпер күптәннән капиталь ремонт сорый. Без федераль чыганакларны җәлеп итү мәсьәләсен хәл иттек, проект эшләнгән, уңай нәтиҗә чыгарылган. 2023 елда проектны тормышка ашыру өстендә эшләячәкбез.  

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас