Милли проектлар
23 декабрь 2022, 05:38

"Нефтьче" паркы ачылды

Белокатайда реконструкция үткән җәмәгать киңлеге район халкы өчен   заманча ял итү урынына әйләнде, дип белдергән муниципалитет башлыгы Мәсхуть Миңлегалин.

Киңлек территориясендә скейт-парк, күп функцияле тернировкалар комплексы, балалар өчен спорт-уен мәйданчыгы,  шулай ук универсаль спорт мәйданчыгы бар. Универсаль спорт мәйданчыгында  баскетбол, волейбол һәм мини-футбол уйнарга була. Кичке вакытта йөрү дә куркыныч түгел, биредә яктырту системалары җиһазландырылган. Яңа җәмәгать киңлеге “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” федераль проектының “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты  кысаларында мөмкин булган. 

Чыганак: bash.news

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас