

Дәүләкән районы Коръятмас авылы халкы Яңа елга әйбәт бүләккә ия булды. Капиталь ремонттан соң бүгенге көндә күп функцияле үзәккә әйләнгән элекке мәдәният йорты эшли башлады. Хәзер биредә ФАП, китапханә, музей, спорт залы эшли. Төрле түгәрәкләр эшләп килә, зур тамашалар залы бар. Дәүләкән районы хакимияте башлыгы Илгиз Мөхәммәтҗанов бу вакыйганың Русия халыкларының мәдәни мирасы елында тормышка ашуы әһәмиятле, диде. Ремонт эшләренә 7 миллион сум акча салынган, тагын ике миллион сумнан артык акча район бюджетыннан бүленгән.
Иске мәдәният йорты бинасына икенче сулыш өрү “Мәдәният” милли проектына кысаларында мөмкин булды.
Чыганак: bash.news