

2023 елда илебездә кече һәм урта бизнес өчен ташламалы лизинг механизмына ярдәм күрсәтү максатына казнадан 1,1 миллиард сум акча бүленәчәк.
Русия Хөкүмәтенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, сүз эшкуарларга үз бизнесларын үстерү өчен уңайлы шартларда җиһазлар арендалауга ярдәм итәчәк программа турында бара. Мәсәлән, илебездә эшләнгән корылмалар өчен лизинг түләүләре өчен еллык ставка 6 процент тәшкил итәчәк (базарның 15 проценты урынына), чит илләрнекенә – 8 процентка кадәр.
“Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм” милли проекты кысаларында эшләүче әлеге проект илебез эшкуарлары өчен зур ярдәм булыр һәм аларга уңышлы эшләү өчен киң юллар ачар дип ышанабыз.
Фото: Башинформ.