Милли проектлар
21 декабрь 2022, 04:40

Сабантуйга әзерлек бүгеннән башлана

   Толбазыда сабантуйлар бәйрәмен үткәрү өчен мәйдан инде әзер дә.

Сабантуйга әзерлек бүгеннән башланаСабантуйга әзерлек бүгеннән башлана
Сабантуйга әзерлек бүгеннән башлана

Толбазыда Сабантуй бәйрәмен үткәрү өчен мәйдан инде әзер дә.

   Авыргазы район үзәгендә быелгы төзелеш мизгелендә сабантуйлар күкрәп уза торган мәйданны төзекләндергәннәр. Эшләр “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” милли проекты кысаларында алып барылган һәм финансланган.

   БР Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, җәмәгать җирлегендә йөгерү юлына асфальт салынган, мини-футбол, воркаут, волейбол мәйданнары җиһазландырылган, көрәш спорты мәйданына трибуна эшләнгән.

   Мәйданчыклар резина япма белән түшәлгән, ә волейболныкына ком салынган. Шулай ук җәяүлеләр өчен юллар эшләнгән, һ.б. күп уңайлыклар булдырылган.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас