

Башкортстанның Дәүләт Җыелышы сәнгать мәктәпләрен төзү эшен “Мәдәният” милли проекты кысаларына кертүне тәкъдим итә.
Депутатлар төбәкләрдә сәнгать мәктәпләре төзүнең федераль программасын эшләүне яки мондый объектларны төзүне “Мәдәният” милли проекты эченә кертергә тәкъдим итә. Йошкар-Олада үткән утырышта республика парламенты вице-спикеры Рөстәм Ишмөхәмәтов шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.
“Бу безнең парламентның һәм республика мәдәният министрлыгының позициясе, алар белән без бу мәсьәлә буенча консультация үткәрдек. Тиешлы федераль программа булмау төбәкләрдәге сәнгать мәктәпләренең матди-техник хәлендә кыенлыклар тудыра”,- диде Рөстәм Ишмөхәмәтов.
Әйткәндәй, Башкортстанда эшләп килүче 113 сәнгать мәктәбе 195 бинада урнашкан, анда 50 меңнән артык бала шөгыльләнә. Шул биналарның 15е – 100 процентка кадәр тузган, 48е – ремонт таләп итә, 132 бина реконструкция үткәрүгә мохтаҗ.
Фото: Башинформ.