+20 °С
Болытлы


Авыргазы районы үзәгендә Сабантуйлар үткәрелә торган яланны төзекләндергәннәр. Эшләр “Торак һәм шәһәр мохите”милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты кысаларында башкарылган.
Анда хәзер асфальт йөгерү юлы, төрле спорт мәйданчыклары: мини-футбол, воркаут, волейбол, көрәш мәйданнары бар. Трибуналар ясалган.
Җәяүлеләргә юллары да, эскәмияләр һәм чүп савытлары, юл һәм урман буйлап электр яктырткычлары куелган.