

“Мәгариф” милли проектының “Социаль активлык” төбәк проеты кысаларында Ишимбай районы яшьләре Яңа елга спектакль премьерасы тәкъдим итте. “Гротеск” театр студиясе С.А.Ильницкийның “Чын шаһзадә” спектаклен күрсәтте.
Җырлы, чагу, могҗизалы вакыйга тамашачылар күңеленә хуш килде. Шаһзадә үзенең чын мәхәббәтен эзләп, сәяхәткә чыгып китә. Үз юлында бик күп кыенлыкларга очрый, әмма мәхәббәтен таба. Чөнки бәхетне җир читеннән эзләргә кирәкми, ул һәрчак яныңда.
“Гротеск” театр студиясе шәһәрнең яшьләр эшләре буенча комитет каршында оештырылган. Озын-озак репетицияләр, дулкынланулар аша үткән яшьләр алкышларга күмелде.