

«Мәгариф» милли проекты буенча эшләнгән «Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирү проекты быел Уфа мәктәпләренең 6-11 сыйныфларында белем алучы 5,7 мең укучыны җәлеп итте.
Проектта барлыгы 53 Уфа мәктәбе катнашты, аларның һәрберсендә укытучы-навигаторлар эшләде. Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирү дәресендә укучылар профориентация мөмкинлекләре белән таныштылар һәм киләчәк һөнәрне сайлау буенча киңәшләр алдылар.
Шулай ук катнашучылар «Россия — минем тарихым» мультимедиа тарихи паркы базасындагы «Киләчәк лабораториясе» дип аталган интерактив күргәзмәдә һәм шәһәр көллиятләрендә сынаулар уза алды. Чарада 2,4 мең кеше катнашты.Шул ук вакытта 5,3 мең укучы онлайн-диагностика узды, 3,1 мең кеше тәкъдимнәр алды.