Милли проектлар
18 декабрь 2022, 05:52

"Профилактика. Хәвефсезлек. Балалар"

"Профилактика. Хәвефсезлек. Балалар""Профилактика. Хәвефсезлек. Балалар"
"Профилактика. Хәвефсезлек. Балалар"

"Профилактика. Хәвефсезлек. Балалар" - Аскынның 2нче санлы мәктәбендә шулай дип исемләнгән форум узды.

Аскын авылының 2нче санлы мәктәбендә, ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы барлыкка килгән "Мәгариф" илкүләм проектын тормышка ашыру максатыннан, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре буенча беренче муниципаль форумның пленар утырышы узды.

Форумны район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе Эльза Әхметгәрәева ачып җибәрде. Ул барысын да сәламләп, булачак программа белән таныштырганнан соң, залда яшь кешенең тормышы турында видео пәйда булды. Ул акылын җуеп, уйланыйча кылган эшләреннән соң, 2 елга катгый режимлы колониягә эләккән.

Видео караганнан соң, район Хакимияте башлыгы Динис Йосыпов балаларга сорау бирде - «Ни сәбәпле бу егет шулай эшләде?» Ә балалар үз чиратында актив җавап бирделәр.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Аскын районы буенча бүлек начальнигы урынбасары Ленар Гайнанов яшүсмерләрнең тәртипсез булуларының төп сәбәпләре турында чыгыш ясады.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас