

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында кыйгылылар яңа ФАПлы булдылар. Чөнки беренчел медицина-санитар ярдәме күрсәтү системасын үстерү - милли проектның өстенлекле юнәлеше.
Ибрай, Кандаковка һәм Алагуз авылларында халык күптән яңа ФАПка мохтаҗ иде. Аларны тантанала ачуда Кыйгы районы хакимияте башлыгы Зөхрә Гордиенко, районның баш табибы Ирина Әминева, Мәсәгут үзәк хастаханә баш табибы Валерий Трофимов, авыл биләмәсе башлыклары катнаштылар.
Июль аенда шундый ФАП Йосып авылында ачылган иде.
Чыганак: Администрация муниципального района Кигинский район Республики Башкортостан.