Милли проектлар
16 декабрь 2022, 06:24

Яңа мөмкинлекләр

Яшьләргә ярдәм кирәк.    

Яңа мөмкинлекләрЯңа мөмкинлекләр
Яңа мөмкинлекләр

Яшьләргә ярдәм кирәк.

 

“Система” компаниясе  төркемнәре 2022нче елда 5,2  мең студент өчен стажировка оештырган.  Бу яшьләр икътисадның төрле тармакларында эшләрлек тәҗрибәгә ия булган.

«Система» компаниясенең президенты Таһир Ситдеков белдерүенчә, бу максатларга якынча ярты миллиард сум акча бүленгән.

Күп юнәлешләре “Мәгариф” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру максатында алып барыла һәм алар илебезнең әйдәүче югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү оешмалары белән килешенеп эшләнә.

Холдингның партнерлары арасында  МИИ, МДТУ, РАНХИГС, Икътисадның югары мәктәбе кебек Мәскәү уку йортлары белән беррәттән Башкортстанның УДНТУ, УДАТУ, УЯЭК, УМК һәм башка белем бирү учреждениеләре дә бар.

Холдинг  мәйданнарында  soft һәм hard skills буенча укытучы лекцияләр үтә,  яңа кафедралар барлыкка килә.

 Урта һөнәри белем бирү буенча «Электромонтер по ремонту и обслуживанию оборудования»  программасы эшкә кушылган. Бу яңа адымнар безнең яшьләргә «Профессионалитет» федераль проектында катнашуга юллар ачкан.

Яңа мөмкинлекләр
Яңа мөмкинлекләр
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас