Милли проектлар
16 декабрь 2022, 05:56

Шугалакка килегез!

Бозда шуып чыныгабыз.  

Шугалакка килегез!Шугалакка килегез!
Шугалакка килегез!

Бозда шуып чыныгабыз.

 

 Кышкы яллар, кышкы спорт төрләре сәламәтлекне ныгыту өчен иң нәтиҗәлеседер.

Агыйдел кышкы йокыга талды. Бозы калынайды.  Кешеләрне генә түгел, авыр техниканы да күтәрә ул хәзер. Шушы көннәрдә анда шугалак та эшли башлады.

 Агыйдел шугалагы үзенең озынлыгы белән аерылып тора, быел ул 800 метрга җиткән.

Башкала хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә,  шугалак «Торатау» конгресс-холл яныннан башлана.

Шугалак көн дә эшли: дүшәмбедән – пәнҗешәмбегә 14.0- 21.00 сәгатькә кадәр, ә җомга , шимбә, якшәмбе көннәрендә 12.00 сәгатьтән 22.00  кадәр.

Үз тимераякларың белән килсәң, керү бушлай.

Быел Уфада 31 шугалак, 90 хоккей кабы, аларның  9 –ы кышкы футболга җайланган  (бозсыз).  “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында  кышкы спорт төрләренә дә игътибар арттырыла.

Бөтен шугалаклар да, хоккей каплары да яктыртыла.

Шугалакка килегез!
Шугалакка килегез!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас